Бүген Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздырганнар.
Үзәк хезмәткәрләре «Фемида» хоккей клубы һәм «Әкият» театры артистлары белән берлектә 1-9 сыйныф укучылары өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе оештырдылар.
«Фемида» хоккейчыларының күбесе – Татарстан Республикасы Югары суды хезмәткәрләре һәм алар елга берничә тапкыр Биектау районы балаларын бәйрәм белән котларга киләләр.
Менә Белем көне алдыннан да хоккейчылар үзәк карамагындагылар өчен бәйрәм оештырып кына калмадылар, аларга бүләкләр дә тапшырдылар.