Алабугада «Әби кайгыртуы» Донбасс халкын җылытачак

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» җирле бүлекчәсе вәкилләре «Әби кайгыртуы» дигән акция уздырганнар.

Чара барышында интернат-йортның «Алтын яшь» отряды волонтерлары һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр Луганск һәм Донецк халык республикаларында яшәүчеләр өчен җылы әйберләр бәйләделәр.

Хәйрия чарасында катнашучыларга бәйләү ысулларын «Барс» яшьләр үзәгеннән осталар күрсәтте. Кемдер оекбашлар һәм шарфлар бәйләде, ә кемдер җептән йомгаклар ясады.

Чараның иң өлкән катнашучысына – 88, ә иң кечкенәсенә тугыз яшь иде.

Эшләгәндә вакыт сизелмичә дә үтеп китте һәм тәм-томнар белән чәй эчү сәгате килеп җитте. Чәй өстәле алдында катнашучылар үзләренең хис-тойгылары белән уртаклаштылар, бәйләгән әйберләр чын-чынлап тәнне генә түгел, җанны да җылытачак, дигән ышаныч белдерделәр.

Чәй табыны вакытында акция дәвам итәчәк дигән карар кабул ителде: өлкән кешеләр өйдә тагын да күбрәк җылы әйберләр бәйләү өчен калган йон йомгакларын алып киттеләр.

Акцияне оештыручылар һәм анда катнашучылар актив Алабуга шәһәре эшмәкәрләренә хәйрия ярдәме өчен зур рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International