«Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә булачак беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм чаралары дәвам итә.
«Тиздән мәктәпкә» хәйрия акциясе кысаларында «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ «СИБУР» компаниясе вәкилләре тантаналы рәвештә 30 беренче сыйныф укучысына мәктәп һәм спорт формасы һәм аяк киеме, шулай ук мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырдылар.
Бәйрәм чарасында беренче сыйныф укучылары янына кунакка Буратино, Төлке Алисә һәм Песи Базилио килделәр.
Әкият геройлары балалар өчен күңелле уеннар һәм биремнәр әзерләделәр, шулай ук балалар мәктәпкә әзерме икәнлеген тикшерделәр. Балалар бик теләп күңелле зарядка ясадылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр һәм җырладылар. Хәйриячеләр балаларны яңа этап башлану белән котладылар һәм укуда уңышлар, яңа дуслар һәм яхшы укытучылар теләделәр.