Бүген Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Сентябрь безне мәктәп бусагасыннан каршылый» дигән күңел ачу-уен программасы уздырганнар.
Программа Белем көне алдыннан узды, ул 1 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Программа «Исток-Башлангыч» үзәгендә «шатлык атмосферасы тудыру һәм анда катнашучыларның уңай хис-тойгыларын формалаштыру» максатыннан тормышка ашырылган.
Чара барышында балалар әкияти викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, хәрәкәтле конкурсларда җитезлек күрсәттеләр.
Уеннарда катнашу барлык катнашучыларны да берләштерде һәм күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.
Соңыннан барлык катнашучылар да актив катнашкан өчен татлы призлар алдылар.