«Кама таңнары»нда «Сәламәтлекне ничек саклап калырга» беләләр

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Нык сәламәтлек, һичшиксез, бик мөһим, шуңа күрә балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау – Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары эшенең бер юнәлеше.

Учреждениедә балалар белән сәламәтлек саклауга юнәлтелгән төрле чаралар үткәрелә: иртәнге һәм кичке чыныгу процедуралары, бассейнда йөзү, сәламәт туклану турында әңгәмәләр һәм викториналар, саф һавада хәрәкәтчән уеннар.

Ә шушы көннәрдә приют тәрбиячесе А. Җамалетдинова «Сәламәтлек һәм аны ничек сакларга» дигән сәламәтлек сәгате үткәрде. Балалар сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, саф һавада уйнадылар, хәрәкәтле конкурсларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International