Бүген Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә интеллект тайпылышлары булган балалар өчен дәрес узды.
Дәресне үзәкнең социаль педагоглары Зилә Мөдәрисова һәм Оксана Лямова үткәрде.
Дәрес куллар өчен «Бармаклар», «Йозак», «Кош» күнегүләре комплексы белән башланып китте. Аннан соң «Сәламәт тәндә, сәламәт рух» дигән әңгәмә оештырылды һәм гомуми физик әзерлек күнегүләре үткәрелде.
Аннан соң «Үз шәһәреңне беләсеңме?» дип исемләнгән танып-белү уены-викторина булды. Ул Лениногорскиның 67 еллыгына багышланган иде.
Чара арт-терапия технологиясе кысаларында «Күбәләкләр» дигән күләмле аппликация башкару белән тәмамланды.
Билгеле булганча, арт-терапия уңай кәеф тудыра, аралашу процессын җиңеләйтә, ә сәнгать эшендә уртак катнашу ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыруга, үзара эмпатиягә ярдәм итә.