Минзәлә социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Төп статусы»

2022 елның 19 августы, җомга

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре йөкле хатын-кызлар өчен дәрес үткәргәннәр.

Дәрес йөкле хатын-кызлар өчен «Төп статус» клубы кысаларында узды.

Чара башында психолог катнашучылар өчен «Ассоциация» күнегүен үткәрде.

Билгеле булганча, борынгы заманнарда күп кенә культураларда йөкле хатын-кызны бик кадәрләгәннәр. Шуңа күрә дәрес барышында булачак әниләргә үзләрен нинди чәчәкләр белән ассоциацияләүләре турында уйларга тәкъдим иттеләр.

Катнашучылар бу сорауга шунда ук җавап бирә алмады: барысы да яраткан чәчәкне атады, ләкин ассоциацияне әйтә алмады. Әмма алар бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга кирәк, дип билгеләп үтте.

Аннары белгечләр булачак әниләргә анкета тутырырга һәм йөклелек вакытында хатын-кызның хәле темасына сөйләшергә тәкъдим иттеләр, якыннары һәрвакыт хатын-кызга тиешле игътибар бирә алмаса, үзләрен ничек тотарга кирәклеген сөйләделәр.

Дәрес вакытында катнашучыларга шулай ук «Көч чыганагына бару» релаксацияләү ысулын үзләштерергә тәкъдим иттеләр.

Дәрес ахырында барысы бергә – үзәк белгечләре дә, «Төп статус» клубында катнашучылар да – белешмәлек төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International