ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Координация советы хезмәт хакы буенча бурычларны түләү мәсьәләсен карады

2022 елның 19 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе каршында Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча координация советының видеоконференция режимында утырышы уздырылды.

Координация советы эшендә Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы, министрлыклар, шулай ук республика профсоюзлары берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Координация советы утырышында Казан шәһәре, Баулы һәм Бөгелмә районнары территориясендәге 6 бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият кертемнәрен һәм салым түләүләрен түләтү буенча бурычларны каплау мәсьәләсе каралды.

Утырышта килеп туган бурычларны түләтү буенча алга таба чаралар күрү өчен предприятиеләр җитәкчеләре һәм югарыда күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре катнашты.

Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International