Әлмәтнең «Россия эше» кадрлар үзәгендә Казан төгәл машина төзелеше заводы вәкилләре эш эзләүчеләр белән очраштылар.
Чара Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов катнашында узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең зур конференц-залында Казан төгәл машина төзелеше заводы вәкилләре эш эзләүчеләргә предприятиене һәм аның вакансияләрен тәкъдир иттеләр, әлеге заводта эшнең өстенлекләре турында җентекләп сөйләделәр.
Эш бирүче белән очрашуга 56 эшсез граждан килгән. Моннан тыш, чарага Zoom режимында Әлмәт районының авыл җирлекләре дә кушылды.
Казан төгәл машина төзелеше заводына производство һәм хезмәт биналарын җыештыручы, планлаштыру буенча икътисадчы, автоматик линияләрне һәм агрегат станокларын көйләүче, шлифовщик, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, пластмасса әйберләрен пресслаучы, пластмасса коючы, автоматчы, токарь, автоматлар һәм ярымавтоматлар көйләүче кирәк.
Завод эшче һөнәрләре буенча уртача хезмәт хакыннан артып киткән рәсми хезмәт хакы һәм киңәйтелгән социаль пакет белән социаль җаваплы эш бирүче булып тора.
Шулай ук кунакханәдә койка-урын йә торакны арендалау бәясен 10 000 сум күләмендә компенсацияләү мөмкинлеге бирелә.
Әлеге эш бирүче белән әңгәмәне 20 кеше үтте.
Шул ук көнне Әлмәт районында персоналны Казан дары заводы да туплады.
Чара заводның вакансияләрен тәкъдир итү форматында узды. Эш бирүче түбәндәге вакансияләр тәкъдим итте: слесарь-ремонтчы, физика-химия тикшеренүләр лаборанты, төягеч йөртүче, чимал әзерләү һәм ярымфабрикатлар һәм продукция җибәрү аппаратчигы һ.б.
Казан дары заводы вәкиле белән очрашуда 51 эшсез граждан катнашты, эш бирүче белән әңгәмә 10 кеше узды.
Әлеге предприятиеләргә эшкә урнашу шартлары турында Әлмәт шәһәренең «Работа России» Кадрлар үзәгендә (Герцен ур., 86А йорт, 101 каб.) яки (8553) 32-34-95) тел. буенча шалтыратып белергә мөмкин.
Вакансияләр «Россиядә эш» порталында тәкъдим ителгән.