Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мавыктыргыч һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән танып-белү дәресе узган.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр турында видеоролик карадылар, практик биремнәр үтәделәр, «Пешекчеләр», «Доктор», «Оста тегүче», «Ягымлы бала караучы», «Чәчтараш» конкурсларында актив катнаштылар. Дәрес балаларга теге яки бу эшче һөнәрләр һәм кешеләрнең сыйфатлары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде.
Практик бирем вакытында балалар «Кемнеке?» , «Һөнәреңне тап» уеннарын уйнадылар, алар игътибарлылык, хәтер һәм сөйләм үсешенә ярдәм итте.
Пешекче һөнәренә аерым игътибар биреп, тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп аш һәм компот пешерделәр, яңа яшелчәләрдән җәйге салат ясадылар.
Шулай ук «сәяхәт» вакытында балалар табышмакларга җавап бирделәр, һөнәрләр турында мәкальләр белән таныштылар.
Алган белемнәрен ныгыту өчен балаларга нинди дә булса һөнәр иясен ясарга тәкъдим ителде.
Үзәк тәрбиячесе Филсинә Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларны һөнәрләр белән таныштыруга, аларның күзаллауларын киңәйтүгә, сүзлек запасын баетуга, тәкъдим ителгән һөнәрләрнең нечкәлекләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнүгә ярдәм итә.
Болар барысы да балаларга һөнәрләр сайларга ярдәм итә, дип саный Гарәфиева.