Аз якланган гражданнарның «Цифрлы һөнәрләр» программасы буенча бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Укулар «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Быел түбәндәге категория гражданнар, «Цифрлы икътисад» программасында катнашып, белем ала ала:
1. Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы инвалидлар һәм эшсезләр (уку бушлай);
2. Хезмәт хакы уртача төбәк күрсәткеченнән түбәнрәк һәм 3 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлмәгән эшсезләр (ташлама 75%);
3. Хезмәт хакы уртача төбәк күрсәткеченнән югарырак һәм 3 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар, югары уку йортлары, техникум һәм көллият студентлары, шулай ук бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм хезмәт хакы уртача төбәк күрсәткеченнән түбәнрәк булган гражданнар (ташлама 50%).
«Цифрлы һөнәрләр» программасы буенча укулар югарыда санап үтелгән категория гражданнарга ярдәм итү, шулай ук илдә социаль киеренкелекне киметү өчен үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.