Яр Чаллыда «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» үз эшен дәвам итә

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эшен дәвам итә.

Шулай итеп, «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» укытучысы Габдрахманова Р.С. гражданнарга караучылар хезмәте күрсәтә торган «Содействие» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре өчен чираттагы дәрес үткәрде.

Чит кеше ярдәменә мохтаҗ гражданнарны карауны туганнар һәм социаль хезмәткәрләр генә түгел, караучылар да башкара. Алар өчен һөнәри осталыкларын даими камилләштереп, тернәкләндерү чараларын оештыру процессыннан башлап, тернәкләндерүнең техник чаралары яңалыкларына кадәр барлык инновацияләрдән хәбәрдар булу аеруча мөһим.

Үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләр тулы канлы һәм сыйфатлы итеп карауга мохтаҗ. Авырулар белән эшләү караучының сәламәтлегендә дә чагыла. Тыңлаучыларга җәрәхәт алмас өчен тәнеңне ничек дөрес итеп урнаштырырга кирәклеген күрсәтәләр, ярдәмче чараларга аерым игътибар бирелә.

Тыңлаучылар билгеләп үткәнчә, алган белемнәр һәм күнекмәләр аларга ятып торучы авырулар белән манипуляцияләрне башкарганда ярдәм итә. Бу «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясенең нәтиҗәлелеген раслау булып тора.

Исегезгә төшерәбез, «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча сынау проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проектның максаты – тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләргә социаль һәм медицина ярдәмен күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International