Минзәлә: социаль хезмәткәр җитәкчелегендә өйдә гимнастика

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген «Өйдә аз хәрәкәтләнә торган социаль хезмәтләр алучыларга визит» программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Екатерина Чигвинцева физик күнегүләр комплексы үткәрде.

Мондый күнегүләрнең төп максаты – травмалар яки авыру аркасында югалган функцияләрне торгызу.

Екатерина Чигвинцева изометрик гимнастика үткәрде: өлкән кешеләр төрле күнегүләр башкарды, кул учларын бер-берсе белән тоташтырды һәм сул кул ярдәмендә яки киресенчә басым ясады.

Өлкәннәр зур кызыксыну белән сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнделәр: мондый процедура аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен пневмония профилактикасы булып тора.

Тернәкләндерү чараларын үткәрү барышында чит кеше ярдәменә икенче мохтаҗлык дәрәҗәсе булган социаль хезмәтләр алучы хатын-кыз социаль эш буенча белгечкә үзенең уңышларын күрсәтергә теләк белдерде. Ул техник тернәкләндерү чарасыннан мөстәкыйль торып, берничә адым ясады.

Бу адымнар өлкән кеше һәм социаль хезмәткәр өчен шатлык кына түгел, ә физик күнегүләрнең реаль файда китерүен исбат итә торган фактор булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International