Алексеевск муниципаль районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән «Табигатьнең яраткан почмагы» дигән конкурс дәресе үткәрде.
Дәрес балаларга бүлмә үсемлекләре турында белем бирү, шулай ук аларны карау һәм күчереп утырту кагыйдәләре турында сөйләү өчен үткәрелде. Моннан тыш, Ольга Николаевна балаларга бүлмә үсемлекләренең кеше тормышында әһәмияте турында сөйләде.
Дәрес барышында балалар аларга нинди чәчәкләр ошый һәм нинди чәчәкләр белән приют залын бизәргә теләве турында сөйләделәр.
Теоретик белем алгач, балалар практик эшчәнлеккә керештеләр: дренаж әзерләделәр, әзер грунтны дымландырдылар һәм үсемлекләр утырттылар.
Дәрес тәмамлангач, балалар бер айдан соң чәчәк янында тагын бер экологик дәрес үткәрергә карар кылдылар.