Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Табигать белән килешеп» дигән темага экологик-психологик тренинг уздырылган.
Дәрес «Казан Су»паркында узды.
Тренингта тернәкләнүчеләр табигатьнең төрле тавышларын тыңладылар, табигать белән, кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит белән килешеп эшләү, үзара аңлашу хисе тәрбияләү өчен файдалы күнегүләр башкардылар.
Мондый тренинглар вакытында балаларда әйләнә-тирә дөньяга карата эмоциональ уңай мөнәсәбәт, аның матурлыгын һәм кабатланмаслыгын күрә белү формалаша. Мондый дәресләр нәтиҗәсендә үзәк карамагындагы балаларда үзләрен табигатьнең бер өлеше, әйләнә-тирә дөнья өчен җаваплылыкны аңлау үсә, табигатькә, матурлык һәм белем объектына буларак уңай мөнәсәбәт формалаша, дип саный үзәк белгечләре.