Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Апас районыннан артистлары булып китте.
Кунаклар татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар, бу көнне Буага килгән интернат-йортта яшәүчеләргә бик күп җылы сүзләр әйттеләр.
Учреждение карамагындагылар һәм кунаклар очрашуы җылы атмосферада узды: концерт һәм җылы сүзләр өчен рәхмәт йөзеннән яшәүчеләр артистларны көчле алкышларга күмеп кенә калмадылар, чын күңелдән җырладылар да.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Буа интернат-йортында Апас районыннан 15 кеше яши.