Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге: проектлар хупланды, акча бүлеп биреләчәк

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның һөнәри керемгә салым салучы буларак дәүләт теркәвенә алынганда бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы булып узды.

Эксперт советы 3 бизнес-планны карады: «Һөнәри билгеләнеш буенча хезмәт күрсәтү», «Муслиннан һәм башка табигый тукымалардан балалар һәм өлкәннәр өчен текстиль эшләнмәләр җитештерү», «Кием тегү һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү».

Барлык бизнес-планнар да Эксперт советы тарафыннан хупланды, гражданнар салым инспекциясендә теркәлү буенча консультацияләр алдылар.

Килешүгә кул куйганнан һәм салым инспекциясендә теркәлгәннән соң гражданнарга 145 мең сум күләмендә бизнес-планны гамәлгә ашыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International