Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Бибинур Хәлилованың 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Үзәк хезмәткәрләре Бибинур Хәлилова өчен хәзер иң якын кешеләр: Бибинур апаның балалары башка җирдә яши, ә соңгы 16 елда әбине социаль хезмәткәр Тәслимә Хәсәнова тәрбияли.
Бибинур Хәлиловага туган көне уңаеннан берничә котлау – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге, социаль яклау бүлеге исеменнән рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
«Кадерле ветеранны чын күңелдән 95 яшьлеге белән котлыйбыз. Мондый юбилей – бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дә шундый олы яшьне каршыларга насыйп булмый. Һәр көн шатлык һәм уңай эмоцияләр бүләк итсен – бу озак яшәү нигезе дә», – дип котладылар үз карамагындагы хатын-кызны «Наз» үзәге хезмәткәрләре.