Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бал Спасын билгеләп үттеләр. Учреждение хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен саф һавада бал бәйрәме үткәрделәр.
Бәйрәм башында Минзәлә интернат-йортында Никольский соборы настоятеле рухани Роман Храмутичев булып китте.
Роман атакай Бал Спасы – изге православие бәйрәме, бу көннең тарихы һәм традицияләре турында сөйләде.
Әңгәмәдән соң Роман атакай интернат-йортта яшәүчеләрнең бүлмәләренә үтте һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә бүләкләр тапшырды. Очрашуны тәмамлап, иерей интернат-йорты карамагындагыларны бәйрәм белән котлады һәм барысына да нык сәламәтлек теләде.
Никольский соборыннан атакай бәйрәм хөрмәтенә ике зур пирог һәм изге бал банкасын бүләк итте. Ә аннары учреждениедә төп күңел ачулар башланды.
Интернат-йортта яшәүчеләр кызыксынып табышмакларга җавап эзләделәр, бал турында мәкальләр һәм әйтемнәр тыңладылар, кызыклы уеннар уйнадылар.
Чара ахырында тәмле һәм хуш исле бал белән чәй эчү узды.
Бәйрәм чараларында катнашучыларның барысы да бәйрәм тарихы турында кызыклы мәгълүмат алдылар һәм, һичшиксез, аларның тормышларында шундый якты көннән уңай тәэсирләр алдылар.