Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ярдәм кулын суз» акциясендә катнаштылар.
Акция Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә туры китерелгән. Аның максаты – хайваннарга карата игелек, мәрхәмәтлек һәм гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Приют карамагындагыларга хуҗасыз яки ташландык хайваннар, аларның урамда авыр тормышлары, салкында яки эсседә, ризыксыз һәм еш кына хәтта сусыз яшәүләре турында сөйләделәр.
Балалар мондый хайваннарның кеше ярдәменә, өйдәге кебек үк кайгыртуга, мәхәббәткә мохтаҗ булуларын белделәр.
Аннан соң балалар тәрбиячеләре күзәтүе астында барлык саклык һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәп, берничә мәче ашаттылар.
Приют хезмәткәрләре мондый чаралар балаларда хайваннарга карата гуманлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә, дип ышана.