Минзәләдә социаль хезмәт алучылар Екатерина күперенә экскурсия ясадылар

2022 елның 12 августы, җомга

Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары шәһәр буйлап экскурсия ясадылар.

Яр буенда булганда социаль эш буенча белгеч интернат-йорт карамагындагыларга танылган Екатерина күпере турында сөйләде.

Екатерина II боерыгы буенча төзелгән әлеге күпер шәһәр символы булып тора.

Емельян Пугачев күтәрелеше бастырылгач, Екатерина II бу якларга килергә, аннары Уфага сәяхәтне дәвам итәргә ниятләгән. Әмма суны кичү кыен иде, чөнки ул вакытта күпер булмаган. Аны төзүгә акчаны Идел буеның сәүдәгәрләре Глезденевлар, Стахеевлар, Виноградовлар, Сәетбатталловлар бүлеп биргән.

Екатерина II яңа күпердән файдаланмады, аның каравы озак вакытлар минзәләлеләр күпер аша йөрде.

2017 елда шәһәр хакимияте һәм эшмәкәрләр төркеме яр буен һәм пляж территориясен төзекләндерергә, мәдәни ял итү зонасын булдырырга, ә иң мөһиме, танылган күперне торгызырга карар кылдылар.

Барысы да килеп чыкты, хәзер күпер шәһәрлеләрнең яраткан урынына, тарихи һәйкәлгә һәм шәһәр символына әверелде.

Бүген социаль хезмәт алучылар танылган күпер буйлап уздылар, аннан соң күңелле уеннар уйнадылар, конкурслар һәм эстафеталар үткәрделәр.

Экскурсантларда туган якның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнү белән кызыксыну барлыкка килде.

Өлкән кеше өчен саф һавада йөрү – тормышның бик мөһим өлеше. Табигатьне күрү, аралашу – болар барысы да яшәүчеләргә үзләрен тонуста һәм яхшы кәефтә тотарга ярдәм итә, стрессны киметә һәм ял итәргә булыша, арыганлык кими, ә кәеф күтәрелә, дип саный Минзәлә интернат-йорты белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International