Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә FIT-5 программасы буенча Махсус Олимпиада кысаларында белем бирү семинары узган.
Адаптив физкультура үзәге белгече Александра Пензина семинарда катнашучыларга берничә кагыйдәне үтәү шарты белән яхшы физик форманы сакларга мөмкин булуын искәртте: физкультура белән актив шөгыльләнергә, сәламәт туклану принципларына үтәргә һәм су балансын сакларга.
Катнашучылар командалар бүленделәр һәм «Сәламәт яшәү рәвешенә юл» викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирделәр, ә аннан соң «Сәламәт тәлинкә» мастер-классында актив катнаштылар.
Белгеч сүзләренә караганда, спорт белән күмәк шөгыльләнү, бердәм омтылышлар, мәнфәгатьләр, чаралар гаиләләрне ныгыта, сәламәт яшәү рәвеше буенча төп кагыйдәләрне формалаштыра һәм уңай эмоциональ фон билгели.