Кайбыч районы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы җитәкчесе белән берлектә Борындык авылында шифалы үләннәр җыюны оештырдылар.
Үзәк хезмәткәрләре оештырган үләннәрне җыю буенча чара берничә максаттан торды. Ул өлкән буын гражданнарының актив озын гомер итүенә, сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә, җәяү йөрүдә катнашучыларның уңай эмоцияләренә юнәлдерелгән иде.
Бу эссе көнне җыенда катнашучылар шифалы үзлекләргә ия булган хуш исле үләннәр җыйдылар. Аларның кәрҗиннәрендә мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, иван чәй җыелды.
Үләннәр җыю вакытында алар төрле темаларга: чәй эчү тарихы һәм традицияләре, чәй ясау рецептлары һәм чәйнең файдасы турында сөйләштеләр. Һәр үлән җыючы файдалы чәй әзерләү тәҗрибәсе һәм үзенең рецептлары белән уртаклашты.
Һәм, әлбәттә, мондый чарадан соң, табигатьтә чәй эчтеләр.
Халык очрашудан күтәренке кәеф белән таралышты, дип саныйлар «Өмет» үзәгендә.