Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе вәкилләре булып китте.
«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында башкаладан килгән кунаклар интернат-йортта яшәүче 4 тыл хезмәтчәненә открыткалар һәм пакетлар тапшырдылар, сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек һәм актив озын гомер теләделәр.
Шулай ук партиянең Татарстандагы вәкилләре учреждениегә заманча автоматик тонометр бүләк иттеләр.
Визит барышында иҗтимагый кабул итү бүлмәсе вәкилләре интернат-йортта тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары, аларның ялын оештыру һәм күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфаты белән таныштылар.