«Исток-Башлангыч» аутистик спектры бозылулары булган социаль хезмәт алучылар өчен дәресләр үткәрә

2022 елның 12 августы, җомга

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре көндезге төркемгә йөрүче аутистик спектры бозылулары булган социаль хезмәт алучылар белән дәрес уздырганнар.

Дәрес башында кызу сезон өчен актуаль булган «Су балансы» темасына әңгәмә үткәрелде. Материалны ныгыту өчен «Файдалы эчемлекләр» уены тәкъдим ителде.

Аннары дәрестә катнашучылар белгечләр җитәкчелегендә популяр мультфильм геройлары төшерелгән пазллар җыйдылар. «Исток-Башлангыч» үзәгенә дәрескә килүчеләргә мондый күңелле чара бик ошады. Социаль хезмәткәрләр сүзләренә караганда, һәр катнашучы энергия һәм уңай кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International