Спас интернат-йорты карамагындагылар борынгы Болгарда булдылар

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары Идел буе Болгар дәүләт тарих-археология музей-тыюлыгында булдылар.

Аларга Болгар цивилизациясе музее һәм «922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү хөрмәтенә истәлекле билге» музей-күргәзмә комплексы буйлап экскурсия оештырылды.

«Татарстанның мәдәни мирасы: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән һәм реставрацияләнгән архитектура һәйкәлләре белән танышуны оештыручылар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлаган.

Музей-тыюлыкның фәнни хезмәткәре Татьяна Лифантьева легендалар һәм кызыклы фактлар аша экскурсантларга борынгы шәһәр тарихы турында сөйләде.

Интернат-йорт карамагындагыларда кием-салым, бизәнү әйберләре, савыт-саба, шулай ук декоратив панно, карта, макетлар кызыксыну уятты. Әмма аларны бигрәк тә дөньяда иң зур Коръән таң калдырды.

Танып-белү өлеше «Болгар чәе» музееның җәйге террасасында дәвам итте.

Музей урамы мөдире Гүзәл Сәгыйрова балалар белән «Бал-май» татар десертын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Соңыннан кунакларга учакта пешерелгән коймак белән хуш исле чәй тәкъдим иттеләр.

«Экскурсияләр формасында өлкәннәрнең ялын оештыру нинди дә булса яңа һәм кызыклы нәрсәләр белергә, матур урыннарны күрергә, аларның тормышларын якты мизгелләр белән тулыландырырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтә учреждение белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International