Бүген Арча районында «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән викторина үткәрелде.
Социаль хезмәтләр алучылар экологик даталар белән таныштылар, Урман һәм урман халкы турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, урман үсемлекләренең файдасы турында күп кенә сорауларга җавап бирделәр.
Үзәк карамагындагы балалар «Оста куллар» һәм «Рәссамнар» конкурсларында бик теләп катнаштылар.
Соңыннан «Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән видеоролик карау оештырылды.
Урман – Россиянең су һәм һава кебек бетмәс-төкәнмәс байлыгы. Асылда, Россия урманнары күптән инде нәтиҗәле саклауга һәм яңадан торгызуга мохтаҗ.
Шуңа күрә мондый дәресләр бик файдалы: кешеләр урманны сакларга өйрәнергә тиеш, дип ышаналар «Мәрхәмәтлек үзәге»ндә.