Югары Ослан интернат-йортында социаль хезмәт алучыны туган көне белән котладылар

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шатлыклы вакыйга узды: учреждение карамагындагылар һәм хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыны Раида Григорьевна Наумованы туган көне белән котладылар.

Аның күршеләре һәм учреждение хезмәткәрләре фикеренчә, Раида Григорьевна – бик игелекле, аралашучан хатын-кыз.

Ул, тыл хезмәтчәне, интернат-йортта яшәүчеләр арасында иң пөхтә: аның бүлмәсе – иң чиста һәм матур, анда фотолар, картиналар һәм чәчәкләр зур зәвык белән куелган.

Иң элек аны интернат-йорты радиосы аша котладылар, аннары кунаклар Раида Григорьевнага чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар.

Ә рәсми котлаудан соң холлда барлык социаль хезмәт алучылар җыелды һәм әби өчен концерт оештырдылар, аның яраткан җырларын интернат-йорты культуранизаторы Наталья Котова аккомпанементы астында җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International