Дәрес игътибарлыкны һәм кабул итүне, фонематик кабул итүне, хәтерне, гомуми моториканы үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Чара «Туп» бармак уеныннан башланды, аннары дәрестә катнашучылар «Логик лабиринт» уйнадылар: бу уенда «Аутизм» җыелмасыннан файдаландылар. Аннары тематик карточкалар ярдәмендә «Савыт-саба» темасын өйрәнделәр, «Урыннарга куй» күнегүен үтәделәр.
Билгеле булганча, даими кабатлауга нигезләнгән дәресләр, мөстәкыйльлек күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә. Моннан тыш, шундый чаралар гаиләгә көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм итәргә өйрәтә.