Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсен үткәрде, анда потенциаль эш бирүчеләр буларак Горький тимер юл агентлыгының «Федераль пассажир компаниясе» АҖ, Яшел Үзән шәһәренең «Пластмасс» фәнни-җитештерү үзәге» ҖЧҖ һәм Казан шәһәренең «ЭТАЖИ» күчемсез милек агентлыгы вәкилләре катнашты.

Дәгъва кылучыларга билет кассиры, өюче-төрүче һәм күчемсез милек сату буенча менеджер кебек һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде.

Чара барышында гражданнар өч оешма вәкилләре белән шәхси әңгәмә вакытында тәкъдим ителгән вакансияләр турында, шулай ук хезмәт өчен түләү системасы һәм социаль гарантияләр турында тулы мәгълүмат алдылар.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 24 кеше килгән, шуларның алтысы эш бирүче тарафыннан үз предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлеген карап тикшерүгә кабул ителгән.

Ярминкәгә килгән барлык гражданнар мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International