«Мәрхәмәтлек үзәге»: рәсем ясау шатлык китерә

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Арча районында «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен изотерапия буенча чираттагы дәрес узды.

Бу юлы үзәк карамагындагылар «Җәйге пейзаж» темасына үз эшләрен ясадылар.

Рәсем ясау буенча дәресләр стресс күренешләреннән, шулай ук проблемалардан һәм көнкүреш мәшәкатьләреннән арынуның нәтиҗәле ысулы булып тора. Моннан тыш, рәсем ясау хәтерне ныгыта һәм фикерләүне үстерә.

Нәкъ менә шуңа күрә «Мәрхәмәтлек үзәгендә» социаль хезмәт алучылар өчен рәсем буенча дәресләр даими рәвештә оештырыла.

Дәвалау эффектыннан тыш, алар үзәк карамагындагыларга шатлык хисләре китерә, бу шулай ук аларның гомуми хәленә уңай тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International