«Казак сукмагы» Югары Ослан интернат-йортыннан экскурсантларны каршы алды

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре «Казак сукмагы» дип аталган тарихи урынга экскурсия оештырганнар.

Интернат-йорт карамагындагыларны бу урынга махсус автобуста китергәннәр. Сүз уңаеннан, Югары Ослан интернат-йорты автобусны үз вакытында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә алган.

Искиткеч табигать, чишмә, беседка – болар барысы да социаль хезмәт алучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Аларның кайберләре бадминтон уйнады, кемдер беседкада китап укыды, кемдер кроссвордлар чиште, ә кемдер, балачакларын искә алып, газеталардан пилотка ясады.

Җыр сөючеләргә дә эш табылды: культуранизатор Наталья Котова җитәкчелегендә интернат-йорт карамагындагылар совет һәм халык репертуарындагы барлык җырларны да диярлек башкардылар.

Учреждение хезмәткәрләре үз карамагындагыларның тормышын кызык ясарга тырышалар һәм аларга кечкенә сәяхәтләр оештыралар.

Әйтик, 18 августка алар Кызыл Байрак авылына – гаҗәеп матурлык һәм бай тарихи мирас урынына чираттагы сәфәрләрен планлаштырганнар.

Бистәдә 1920-1940 елларда Кызыл Байрак авылында танылган татар композиторы Салих Сәйдәшев җәйге айларны, иҗат белән шөгыльләнеп, үткәрүе турында хәбәр итә торган мемориаль таш урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International