Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары өчен Кузнечихага сәфәр оештырганнар.
Элеккеге сәүдәгәрләр кибетендә урнашкан бина буйлап экскурсияне «Сувар» филиалы мөдире, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, тарихчы, журналист Нинель Садриева үткәрде.
Ул Сувар шәһәре турында җентекләп сөйләде, экскурсантларны музейның барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
«Фондларда өч меңнән артык әйбер бар, табылган әйберләр оригиналь. Алар Сувар осталарының искиткеч иҗат җимешләрен үз эченә ала», – дип билгеләде Нинель Мәсгутовна.
Учреждение карамагындагылар экскурсовод сөйләвен кызыксынып тыңладылар, керамика, тимер, бронза, бакыр, сөяк эшләнмәләре коллекциясен карадылар.
Соңыннан музей сакчысы һәр кешегә Суварны өйрәнү тарихы буенча сертификат тапшырды.
Социаль хезмәт алучылар экскурсиядән бик күп уңай хис-кичерешләр һәм уңай эмоцияләр калды, бу, һичшиксез, аларның психологик һәм физик хәленә уңай тәэсир итә.