Алексеевск районында социаль контракт кысаларында социаль куркыныч хәлдәге гаиләгә ярдәм күрсәтелде

2022 елның 5 августы, җомга

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында 2021 елның гыйнварында ведомствоара учетка Ивановлар гаиләсе куелган (фамилия үзгәртелде). Ивановларның даими эш урыны булмаган, алар алкоголь бәйлелектән интеккәннәр, гаилә керемен очраклы хезмәт хакы тәшкил иткән. Моннан тыш, гаиләнең матди хәле кредитлар һәм микрозаймнар аркасында начар иде. Ивановларның балигъ булмаган өч кызы әти-әнисенең игътибарыннан мәхрүм ителгән иде.

Иванова Ю. белән адекват булмаган тәртип формаларын төзәтү буенча психологик-педагогик эш үткәрелде. Хатын-кызны алга таба тернәкләнү узу белән алкогольле бәйлелектән дәвалауга җибәргәннәр, ә Ивановларның кызлары «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютка урнаштырылды. Иванов К. балаларны тәрбияләүдә катнашмый, хәзерге вакытта ул иректән мәхрүм итү урыннарында.

2021 елның июнендә Республика клиник наркология диспансерыннан кайтканнан соң Иванова Ю. балаларны үз гаиләсенә алып китә. Атна саен хатын-кыз Аноним эчкечеләр җәмгыятенә йөри, сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм мондый хәлдә калган башка хатын-кызларга ярдәм итәргә тырыша.

Ю. Ивановага эшкә урнаштыру буенча социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме күрсәтелде. 2021 елның августында ук Иванова Ю. эш таба һәм үзен җаваплы хезмәткәр буларак күрсәтә. Хәзерге вакытта хатын-кыз балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә һәм эшли. Ивановлар гаиләсе Алексеевск районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үткәргән барлык чараларда һәм конкурсларда актив катнаша. Социаль контракт ярдәмендә Ивановларның гаилә бюджеты стабильләште.

Ивановлар гаиләсе мисалында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән ведомствоара эш кысаларында чараларның нәтиҗәлелеге турында сөйләргә мөмкин. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International