«Россиядә эш»: эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр өчен уңайлы платформа

2022 елның 5 августы, җомга

Татарстан буенча «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында 165 меңнән артык граждан резюмесы урнаштырылган. Әлеге портал ярдәмендә эш бирүчеләр бөтен Россия буенча эш эзләүчеләрнең резюмелары белән таныша, тиешле кандидатуралар таба алалар һәм хәтта интернет аша әңгәмәләр үткәрә, кадрлар мәсьәләләрен хәл итә алалар.

Исемлектән сәүдә, тәэмин итү, сату, сатып алу өлкәсендә эш эзләүчеләр аерыла. Бу бүлектә сатучы, товар белгече, консультант, кассир, тәэминатчы, хисапчы һәм башка вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучыларның 18,6 мең резюмесы урнаштырылган.

Урнаштырылган резюмелар саны буенча икенче урында – 17,1 мең – административ эш эзләү турында игъланнар. Биредә администратор, сәркатип, офис-менеджер, архивариус, методист булып эшләргә теләүчеләр эш эзли.

Производствода 10,6 мең граждан эшләргә тели – порталда нәкъ менә шул кадәр резюме урнаштырылган. 10 меңнән артык татарстанлы эретеп ябыштыручы, слесарь-җыючы, инженер, механик, логист эшен эзли.

Транспорт тармагында 9,7 мең кеше эшләргә хыяллана. Үз резюмеларын потенциаль инженер-механиклар, машинистлар, логистлар, машина йөртүчеләр, автомеханиклар урнаштырдылар.

Төзелеш тармагында 8,1 мең татарстанлы эш эзли. Алар инженер, прораб, штукатур, сметчик, буяучы, төзүче һ.б. вакансияләр алу мөмкинлеген көтә.

Мәгариф һәм фән өлкәсе эш эзләүчеләр тарафыннан тәкъдимнәргә һәрвакыт ачык. Порталда 6,1 мең потенциаль укытучылар, педагоглар, тәрбиячеләр, музыка хезмәткәрләре, фәнни хезмәткәрләр резюмелары урнаштырылган.

Сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү, спорт, матурлык индустриясе – бу өлкәләрдә 5,8 мең кеше вакантлы эш урыннары алуга дәгъва итә.

Бу бүлектә шәфкать туташы, табиб, фармацевт, провизор, медицина регистраторы, психолог, тәрбияче, социаль эш буенча белгеч, тренер, массажист, администратор, маникюрша, чәчтараш, косметолог эшен эзләүчеләр резюмелары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International