«Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге үз карамагындагыларга экскурсия оештырды

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Резедә Галиханова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкәннәр өчен Теләче районында урнашкан «Туган авылым» комплексына экскурсия оештырды.

Пенсионерлар өчен чараны Резедә Галиханова «Туризм – актив озын гомерлелек чарасы» технологиясе кысаларында үткәрде. Өлкәннәр музейда булдылар, экспонатларны, төрле композицияләрне кызыксынып карадылар, саф һавада йөрделәр. Алар бик канәгать калдылар һәм туристлык комплексында уздырылган көн аларга күңелле кәеф бүләк итте.

«Балкыш» үзәгендә сәяхәтләр, кызыклы урыннарда булу, экскурсияләр якты хисләр һәм күңелле хатирәләр бүләк итә, дип ышаналар. Ә социаль туризм өлкәннәр һәм инвалидларның ялгызлыгын җиңеп чыгу, социаль элемтәләрне җайга салу һәм ныгыту, аларны иҗтимагый эшчәнлеккә тарту өчен мөһим инструмент булып тора.

Мондый төр туризм аралашу даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирә, актив озын гомерне озайтырга, кызыклы һәм файдалы ял оештырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International