«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ботулизм турында лекция узды

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сак булыгыз, ботулизм!» видеолекциясе күрсәтелде.

Лекцияне профилактик максатларда үткәрделәр: җәй көне, билгеле булганча, күпләп агулану очраклары киң таралган. Гөмбә сезоны җитә, шуңа күрә үзәк хезмәткәрләре үз карамагындагыларына гөмбә җыю, эшкәртү һәм ашау кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртергә урынлы дип тапканнар.

Лекция барышында социаль хезмәтләр алучылар гөмбә җыюның кайда рөхсәт ителгәген, законсыз сәүдә урыннарында, очраклы үтеп баручылардан гөмбә алырга ярамавын белделәр. Өйгә китерелгән гөмбәләрне термик эшкәртүдән соң гына ашарга кирәк.

Лекция вакытында тернәкләнүчеләргә агулануның беренче билгеләре булганда, ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искә төшерделәр. Организм агулы гөмбәләрне мөстәкыйль нейтральләштерә алмый. Бары тик вакытында дәвалану гына пациентны коткара ала.

Табиб килгәнче ятып торырга, күп су эчергә, кара күмер кабул итергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International