Маркетинг сәфәр – мәшгульлек хезмәтенең эш бирүчеләр белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәле формасы

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге эш бирүчеләр белән уртак чаралар үткәрү буенча актив хезмәттәшлек итә. Хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәле формаларының берсе – мәшгульлек хезмәтенең потенциаль партнерларына маркетинг сәфәре.

Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгечләре «АППАК» авыл хуҗалыгы предприятиесенә бардылар. Бу юлы эш бирүченең игътибары хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар кысаларында җәмәгать эшләрендә катнашу мөмкинлегенә юнәлтелде.

Маркетинг сәфәр вакытында шулай ук хезмәт базарындагы хәл, хезмәткәрләр эзләү һәм вакансияләр белән идарә итү өчен нәтиҗәле ресурс буларак «Россиядә эш» мәгълүмати-аналитик системасын куллану мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International