«Өмет» үзәге «Өйдә ялгыз булганда» нишләргә өйрәтә

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

4 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече тарафыннан «Өйдә ялгыз булганда» дигән профилактик рольле чара уздырылган.

Дәреснең максатчан аудиториясе – социаль куркыныч төркемгә керүче 17 балигъ булмаган бала.

Дәрестә балигъ булмаганнар терроризмны профилактикалауга юнәлдерелгән сценкалар уйнаттылар. Аларга терроризм куркынычы һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләделәр, «Терроризм – җәмгыятькә янау», «Телефон терроризмын профилактикалау», «Ышаныч телефоны» дигән буклетлар да тараттылар.

Балигъ булмаганнар белән мондый уеннар үткәрү балигъ булмаганнарны хокукка каршы гамәлләргә җәлеп итү очракларына юл куймауга юнәлдерелгән. Үсеп килүче буынга мәгълүмат бирү куркыныч гамәлләрне һәм аларның авыр нәтиҗәләрен булдырмый калырга ярдәм итә торган профилактик чара булып тора, дип ышана үзәк белгечләре.

Профилактик дәрес 2019-2023 елларда «Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы» кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International