Һава-десант гаскәрләре көне традиция буенча Россиядә 2 августта билгеләп үтелә.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен 2 август көнне әлеге бәйрәмгә багышланган чара оештырылды.
Азнакай шәһәренең Яшьләр үзәге волонтерлары Илнур Нәгыймов һәм Элина Вахитова бәйрәм концерты оештырдылар. Алар интернат-йортта яшәүчеләрне популяр җырлар белән шатландырдылар, алар өчен кызыклы конкурслар үткәрделәр, соңыннан биюләр дә булды.
Мондый чаралар Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының аерылгысыз өлеше булып тора. Аларның төп максаты – Ватанга карата горурлык, Россия армиясенә карата хөрмәт тәрбияләү, өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту.