Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә фенечкалар ясау буенча мастер-класс узган.
«Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында узган дәрестә балалар фенечкаларның төрле материаллардан үрелгән беләзекләр икәнлеген белделәр, элек аларны дуслык символы буларак кулланганнар, безнең көннәрдә фенечкалар бизәк буларак кулланылганын өйрәнделәр.
Балаларга иллюстрацияләрдә фенечкаларның төрлелеген күрсәтеп, белгеч үз куллар белән беләзек ясарга тәкъдим итте. Кирәкле материалларны әзерләп, балалар белгеч җитәкчелегендә җәйге матур бизәнү әйберләре ясаганнар. Балалар бизәнү әйберләре ясауга иҗади, фантазия белән килделәр, яңа тәҗрибә һәм процесстан ләззәт алдылар.
Мондый дәресләрне үзәк социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында үткәрә.