Интернат-йортта җеп йомгагы да – тернәкләндерү тренажеры

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен тернәкләндерү чараларының тулы бер системасы эшли.

Өлкәннәр хәрәкәт активлыгын үстерүнең гади һәм традицион формаларыннан да яхшы файда ала. Мәсәлән, йон йомгагын сүтү тотрыклы позитив нәтиҗә бирә.

Мәсәлән, хезмәт буенча инструктор Наталья Котова һәм караучы Татьяна Стригачева җитәкчелегендә мондый дәресләр интернат-йортның ачык җәйге беседкасында уза: Элеонора Галкина һәм Илүс Корбангалиев дәресләрнең берсендә интернат-йортка «40 петель» Хәйрия фонды бүләк иткән төсле йон йомгакларын сүткән.

Кулга йөкләнеш белән бер үк вакытта җепләрнең төрләрен искә төшерү хәтерне дә яхшыртты. Җепләр соңыннан «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенә йөрүчеләргә тапшырылачак.

Наталья Котова сүзләренә караганда, мондый гади, шатлыклы эмоцияләр тудыра торган тренажерларны куллану аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен бик файдалы: алар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен торгыза, командада эшләүдән ләззәт ала. Илүс Корбангалиевның да уңай тернәкләндерү динамикасы бар. Элек ябык һәм агрессив булса, хәзер ул тынычланды, барлык чараларда да катнаша башлады һәм хәзер хәтта вокаль ансамбльдә дә чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International