«Син барысын да булдырасың!»: Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар ашарга пешерергә өйрәнгәннәр

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Бүген Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Син барысын да булдырасың!» программасы кысаларында көндезге төркемгә йөрүче яшь инвалидлар өчен «Җәйге салат» дигән мастер-класс оештырды.

Бүгенге кебек дәресләр яшь инвалидларның «Кулинария нигезләре. Өй хуҗалыгы» юнәлеше буенча башлангыч ашарга пешерү белемнәрен һәм осталыкларын формалаштыру өчен оештырыла. Мастер-класс башында төркемдә катнашучылар белән белгечләр яшелчәләрнең исемнәрен кабатладылар.

Дәрестә катнашучыларга барлык продуктларның төрле эшкәртү (сортировкалау, юу, пешерү, чистарту, кисү) узуы турында сөйләделәр һәм пычак белән эшләгәндә куркынычсызлык чараларын искә төшерделәр.

Салатны белгечләр контроле астында әзерләделәр. Мастер-класста катнашучылар ингредиентларны бутадылар, тоз, көнбагыш мае куштылар. Шуннан соң дәреснең иң күңелле өлеше – дегустация килеп җитте.

Яшь инвалидлар салат әзерләүдә зур кызыксыну белән катнаштылар, күпләр өчен бу ашарга пешерүнең беренче тәҗрибәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International