Арча кызы Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән

2026 елның 5 мае, сишәмбе

“Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Азалия Гильфанова “Я могу! Творчество без границ” бәйгесендә җиңү яулаган. Әлеге чара  Россия мәдәният министрлыгы ярдәме белән 29-30 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында узды.

Азалияне бәйгегә хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова әзерләгән. Үзәкнең музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева “Инклюзив педагогика” номинациясендә җиңүче булган.

Бәйгедә катнашучылар өчен Казан буйлап сәяхәт оештырылган. Алар төрле мәдәни, тарихи, күңел ачу урыннарында булдылар. Соңыннан Габдулла Кариев исемендәге театрда “Сабантуй” спектаклен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International