«Кайгырту» приютында «Минем шәһәрем һөнәрләре» дигән лэпбук булдырдылар

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем шәһәрем һөнәрләре» дип исемләнгән лэпбук булдыру буенча дәрес узды.

Дәрес балаларның һөнәри юнәлеш бирү планында күзаллауларын киңәйтү, шулай ук аларның һөнәрләре, хезмәт кораллары һәм кирәкле хезмәт күнекмәләре һәм гамәлләре турында күзаллауларын гомумиләштерү өчен оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, лэпбук ул – ишек, тәрәзә һәм хәрәкәтчән детальләрдән ясалган китап, аңа бер темага материаллар урнаштырылган. Узган дәрестә балалар «Минем шәһәрем һөнәрләре» темасына лэпбукны ясарга өйрәнделәр.

Эш башкарыр алдыннан балалар кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, ә аннары эшкә керештеләр.

Алар парларга берләшеп, үзләренең шәхси лэпбукларын башкару өчен материалны мөстәкыйль сайладылар: кемгәдер берничә гади элементтан торган төрле рәсемнәр ошады, кемнедер бизәү өчен кирәк булган рәсемнәр кызыксындырды, ә кемдер клей белән эшләде.

Балалар рәсемнәрне туры кисергә бик тырыштылар. Дәрес уңышлы узды. Балалар нәтиҗәдән канәгать калдылар һәм һөнәрләр турында бик күп яңалыклар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International