«Хохлома» тернәкләндерү ысулы буларак

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә «Хохлома» дигән мастер-класс узды.

Дәрес «Иҗади остаханә» эше кысаларында халык сәнгать кәсепләрен популярлаштыру һәм алга этәрү өчен үткәрелде.

Мастер-класста катнашучылар «Хохлома» декоратив рәсеменең тарихы белән таныштылар, аның төп ике төрен өйрәнделәр: кара фонда кызыл һәм алтын төс белән һәм төсле фондагы алтын силуэтлы рәсем.

Социаль хезмәтләр алучылар гуашьның нибары 3 төсен файдаланып, хохломаның гади элементларын сурәтли алдылар.

Мондый дәресләр «Шатлык» үзәге карамагындагыларның физик һәм эмоциональ хәленә уңай тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International