Спас интернат-йорты карамагындагылар «Туристик сукмаклар»ны үзләштергәннәр

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Спас интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Экскурсия «Туристик сукмаклар» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында узды, социаль учреждениедә яшәүчеләр туган як буйлап танып-белү экскурсияләрендә катнашалар.

Бу юлы алар Әлки районының Базарлы Матак авылына бардылар.

Экскурсовод белән бергә беренче гильдия сәүдәгәре Сергей Лисенковның биографиясе, музей тарихы, экспонатлар, шулар арасында нумизматика, этнография, гамәли сәнгать эшләнмәләре, техника тарихы, сирәк китаплар һәм башкалар белән таныштылар.

Экскурсовод сүзләренә караганда, Россия Федерациясе музейлары ассоциациясенә кабул ителгән космонавтика залы район музееның горурлыгы булып тора.

Иркен залда кызыклы экспонатлар – махсус костюмнар, космик корабль элементлары, галәмнән Җирнең уникаль фотолары, космонавтлар, Советлар Союзы геройлары Александр Баландин, Муса Манаров, Николай Бударин бүләк иткән кечкенә тюбиклар урнашкан.

Интернат-йорт тәрбиячесе Ирина Телицына билгеләп үткәнчә, кызыклы урыннарда булу, экскурсияләр якты хисләр һәм күңелле хатирәләр бүләк итә, аралашу даирәсен киңәйтә. Иң мөһиме, интернат-йорт карамагындагыларның эмоциональ хәленә генә түгел, физик халәтенә дә уңай тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International