Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Янгын сүндерүче» дигән чара узган.
Дәреснең максаты – балаларның янгын сүндерүче һөнәре үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү, балаларны махсус хезмәтләрне чакыру кагыйдәләренә өйрәтү.
Дәрес уен формасында узды, берничә этаптан торды. Башта балалар белән разминка үткәрелде, аннан соң тәрбияләнүчеләр «Янгын сүндерүче һөнәре» видеосюжетын карадылар. Сюжетны караганнан соң тәрбияләнүчеләр куркыныч хәлләрне булдырмау турында үз фикерләрен әйттеләр. Дәрес ахырында балалар «Тукта», «Игътибарлы бул» уеннарында катнаштылар. Балалар бик күп яңалыклар белделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.