«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр татар халкының милли аяк киеме – читекләр рәвешендә сувенирлар әзерләделәр

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова мәктәп яшендәге балалар өчен сувенирлар ясау буенча мастер-класс оештырды.

Читекләр – татар халкының милли аяк киеме. Алар Россиядә генә түгел, аннан читтә дә мәгълүм.

Чара балаларны татар халкы сәнгате һәм татар милли орнаменты белән таныштыруга, татар милли аяк киемен ясау алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.

Ольга Давыдова балаларга бизәкле читекләр – матур аяк киеме генә түгел, аларның бизәкләре билгеле бер мәгънәгә һәм әһәмияткә ия, дип сөйләде.

Башта балалар әзер эшләнмә үрнәген карадылар, кулланыла торган материалларны билгеләделәр һәм җитештерү процессы турында фикер алыштылар, шуннан соң гамәли өлешкә керештеләр: күннән татар орнаменты детальләрен кисеп, аларны аяк киеменең нигезенә тегеп куйдылар.

«Балалар куелган бурычны үтәделәр, эшләр пөхтә һәм матур килеп чыкты», – дип нәтиҗә ясады хезмәт буенча инструктор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International