«Эмет» үзәгенең көндезге төркемендә катнашучылар күргәзмәдә булдылар

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркемендә катнашучылар мәдәни чараларда актив катнашалар.

Шулай итеп, Биектау муниципаль районының мәдәният бүлеге ярдәме белән алар «Венгрия һәм Татарстан тарихы серләре: уртак чыганаклар» халыкара арт-проекты экспозициясендә булдылар.

Комплекслы үзәк белгечләре сүзләренә караганда, экскурсантлар Татарстан һәм Венгрия рәссамнарының картиналары белән таныша алдылар, шулай ук татар һәм венгрларны нәрсә берләштергәнен белделәр. Экскурсиягә өстәмә рәвештә кызыклы концерт программасы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International